Ут

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ут latin yazuında])
(Ut битеннән юнәлтелде)
Ут
Сурәт
Нигә сәбәп була пепелище[d], җылылык һәм көл[d]
 Ут Викиҗыентыкта

Ут – кызган газлар яки плазма җыелмасы. Утның килеп чыгу сәбәпләре төрле. Кайберләре:

  • янучы материалны билгеле бер ноктага кадәр җылыту;
  • химик реакция;
  • югары көчәнешле токның янучы матдәгә тиюе.

Ут яну процессының төп фазасы һәм башка янучаy материаллар белән яrын булганда узенән-узе таралучан. Гәмалдә ут температурасы, януда катнашкан материаллар белән бәйләнгән. Хәрби эштә «ут» ут атычы коралдан (пуля яки снарядтан) ату тигәнне аңлата.

Кешеләр камины эшләргә һәм аларда ут үстерергә өйрәнде, бу йортны җылытуга ярдәм итте.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кешелекнең иң мөһим табышларының берсе – ут табу ысулы. Утка ия булу бәяләп бетергесез табыш биргән. Ут:

  • салкын климатта яшәргә ярдәм иткән;
  • ашамлыкны йомшак һәм тәмлерәк иткән, озаграк сакларга мөмкинлек биргән;
  • йортны яктырткан;
  • кыргый хайваннарны куркыткан;
  • урманны яндырып агач көле белән сөрелгән җирләрне ашлаганнар;
  • юан агачларны яндырып көймә эшләгәннәр, балчыктан ясалган савыт-сабаны яндырганнар, металл эреткәннәр.

Ялкынның җылы бирүе билгеле. Шулай ук утта зыян күргән җимеш һәм хайваннарның тәм сыйфаты югары булуы ут табу ысулын эзләргә мәҗбүр иткән булуы ихтимал.

Көнкүрештә әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яктырту, җылыту, ашамлык әзерләү, кыргый хайваннарны куркыту, шартлы сигналлар бирү өчен ут бик әһәмиятле булганга тәүтормыш кешеләре төрле ут табу ысулларын уйлап чыгарган. Беренче булып утны яшен аткан агачтан алганнар, булса кирәк. Агачларны ышкып ут табу ысулы бик әһәмиятле булмаган, шуңа күрә мамык, имән һәм корычагач агачларында үскән гөмбәләрне киптереп файдалана башлаганнар. Яшәү өчен көрәштә утны сүндерми саклау урыны – учак булган.

Соңыннан шырпы, артабан бензин һәм газ кабызгычлары файдалана башлаганнар.

Мифология һәм изотерикада мәгънәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мифологиядә утка зур урын бирелә. Грек һәм Рим мифологиясенда алиһәләр һәм аллалар (Гефест, Прометей, Веста, Гестия һ.б.) ут белән тиңдәштерелә. Борынгы һинд мифологиясенда утны Агни, борынгы кельт мифологиясында ут алиһәсен Бриг сүрәтли. Төнъяк халыкларында ут хатын-кыз кыяфәтендә «ана», «хужабикә», якут һәм бурятларда ир кыяфәтендә «хуҗа» итеп күрсәтелә. Гераклит фөлсәфәсендә һәм алхимиядә ут су, җир, һава белән табигатьнең тәүге берәмлеген тәшкил итә.

Янгын янгын процессы, аның территориясе хәзерге вакытта ниндидер сәбәпләр аркасында кысаларда тора алмый. Янгын ут белән генә түгел, ә янгын территориясендә янган әйберләрнең яну продуктлары белән дә куркыныч.[2]

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Утның кеше тормышында роле., archived from the original on 2019-11-02, retrieved 2019-11-03 
  2. Контрольсез янгын процессы.